Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучылары мәктәп урманчылыклары слетына җыелачак

Биредә 31 урманчылыктан 100гә якын укучы көч сынашырга ниятли.

26-28 июль көннәрендә Кукмара районында Татарстанның мәктәп урманчылыкларының VI слеты узачак. Слет «Лес в народных традициях» дип атала. Биредә 31 урманчылыктан 100гә якын укучы көч сынашырга ниятли, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Слет Лубян урман-техник көллияте базасында узачак. Беренче көнне балаларны «Лесная цифровая викторина» интерактив интеллектуаль уены һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы көтә.

27нче июльдә слетны ачу тантанасы һәм «Яшь урманчылар» конкурсы узачак. Катнашучылар эссе язачаклар, үсемлекләрнең төрен һәм яшен билгеләүдә, кошларның төрен, урманның төрле корткычларын билгеләүдә, җирлектә ориентлашуда һәм башка дисциплиналарда үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Белгечләр укучыларга урман төзелеше планшетларын күрсәтәчәкләр, электрон микроскоплар кулланырга өйрәтәчәкләр, урман тармагындагы соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр һәм төрле мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Соңгы көнне, 28нче июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының слетның җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

"Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә. Чөнки мондый берләшмәләр яшь буынга экологик белем бирүнең, һөнәри юнәлеш бирүнең нәтиҗәле формасы булып тора», — дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда программа үзгәрешләр кичергән. Министрлыкта бу слетны мәктәп укучылары өчен иң якты һәм онытылмас вакыйгаларның берсе булыр дип өметләнәләр.

Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәреләчәк.

https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев