Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучылары көзге каникулда финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачет уза ала

Татарстан укучыларының каникулларын файдалы үткәрү һәм үз портфолиоларын тулыландыру мөмкинлеге бар.

Татарстан укучылары көзге каникул көннәрендә финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачет уза алачак. Зачет узганда алар мошенниклар тозагыннан ничек котылырга, хыялларын тормышка ашырырга ничек итеп акча тупларга, үз эшләрен ачарга яки ничек инвестицияләр белән шөгыльләнә башларга икәнен белә ала. 

Финанс белемнәреңнең дәрәҗәсен күрсәткән исемле сертификатны 29 октябрьгә кадәр бушлай алырга мөмкин. Моның өчен нибары 20 минут кирәк булачак.

Онлайн-зачет ике дәрәҗәне күздә тота: база һәм алдынгы дәрәҗә. Зачетта индивидуаль рәвештә яки гаилә белән катнашырга мөмкин. Барлык катнашучылар сынау нәтиҗәләре буенча шәхси киңәшләр, ә уңышлы узганда — исемле сертификат алачак.

Быел онлайн-зачет җиденче мәртәбә уздырыла. Узган ел 35 меңгә якын татарстанлы шәхси зачетта үз белемнәрен тикшергән.

Тулырак проектның сайтында finzachet.ru.

Чараны Россия Банкы оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев