Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучылары Яңа елны Фороста каршылады

Укучылар Казанга 9нчы гыйнварда «Симферополь - Казан 2» уңайлы поезды белән кайтып җиттеләр.

Декабрь ахырында Фороста «Сәләт - Ак Барс» базасында «Офык.Кышлау» профильле сменасы старт алды.

Смена барышында укучылар вокал, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме белән шөгыльләнделәр, тамашачы алдында чыгыш ясау күнекмәләрен ныгыттылар. Укучылар Казанга 9нчы гыйнварда «Симферополь - Казан 2» уңайлы поезды белән кайтып җиттеләр.

«Беренче чиратта, әти-әниләргә рәхмәтемне белдерәсем килә, яңа ел гаилә бәйрәме булуга карамастан, алар балаларына бәйрәмне дуслары белән каршы алырга рөхсәт иттеләр. Кышкы сменага бездә күп тапкырлар булган укучылар "Сәләт" атмосферасын тагын бер тапкыр тою өчен килде», - дип аңлатма бирде смена директоры Ләйсән Низамова.

Смена вакытында балалар интеллектуаль уеннарда катнаштылар, fashion-күргәзмәләр ясадылар, театральләштерелгән спектакльләр куйдылар, музыкаль кичәләрдә чыгыш ясадылар, шулай ук алар өчен педагоглар һәм остазлар белән мотивацион очрашулар үткәрелде.

"Мин лагерьларда беренче тапкыр гына түгел. Тик монда барысы да башкача, «Сәләт - Ак Барс»та бик шәп! Барысы да яңа, чиста. Программа төрле, шуңа күрә дуслар табу җиңел. Сменаның шулкадәр тиз тәмамлануы гына кызганыч", - дип хисләре белән уртаклаша Азнакайдан Шамил.

"Лагерьда шундый ачык балалар бар. Барысы да аралашуга омтыла. Яңа ел төне иң истә калган вакыйга булды, без барыбыз да дулкынландык. Барлык балалар да уеннарда катнашырга тырыштылар. Тәмле кичке аштан соң бездә «дискәтүк» була иде. Әйе, без монда Татарстан балалары белән татар телен өйрәнәбез, барлык «кричалкалар»ны яттан беләм. Киләсе сменага әйдаман булып килергә ниятлим", - дип тәэсирләре белән шатланып уртаклашты Симферопольдән Вика.

Яңа ел төнендә сменада катнашучылар Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның яңа ел мөрәҗәгатен карадылар. Сәгать 12нче сукканда теләкләр теләп, алар бергәләп Россия гимнын башкардылар.

https://minmol.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев