Чемпионат – «Мәктәп бизнес-старты» Республика проектының чираттагы этабы, ул үз эшен дәвам итә.
Татарстан укучылары бизнес-кейслар чемпионатында катнаша. Чемпионат – «Мәктәп бизнес-старты» Республика проектының чираттагы этабы, ул үз эшен дәвам итә. Чемпионатның беренче туры Татарстан Республикасының 29 мәктәбеннән 330 бала өчен онлайн режимда узды. Аларның 12се чемпионатның икенче этабына чакырылачак – ул 28 февраль көнне узачак.
"Мәктәп бизнес-старты» программасы 2022 елның сентябрендә эшли башлады һәм Татарстанның 12 мең баласын колачлады. Проектны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады, оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы. Программа "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев