Татарстан укучылары арасында информатика иң популяр предмет булган
Аны 19 меңнән артык укучы сайлаган.
Быел Татарстанда ОГЭ тапшырганда иң популяр предмет информатика булган. Аны 19 меңнән артык укучы сайлаган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Сан буенча да, катнашучыларның гомуми өлеше буенча да информатика абсолют лидер булды. Шулай ук география алда бара, биология һәм туган тел үз позицияләрен яхшыртты. Һәм монда без тагын бер кат табигый фәннәр буенча катнашучылар санын арттыру бурычын ассызыклыйбыз. Бу һәр муниципалитет өчен актуаль», - диде министр.
Имтиханның иң югары нәтиҗәләре физика һәм биология буенча теркәлгән, ә иң түбән уртача билге - химия һәм җәмгыять белеме буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев