Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучылары 155 мең «5»ле билгесен Тele2 мобиль интернетына алмаштырды

Казан IT-паркында яхшы билгеләр һәм иң күп мобиль мегабайтлар җыючы укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләделәр.

Tele2 «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә «Билгеләр өчен мегабайтлар” проектына йомгак ясады. Казан IT-паркында яхшы билгеләр һәм иң күп мобиль мегабайтлар җыючы укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләделәр. 

Tele2 мәктәптә “5”ле алган һәм «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасына теркәлгән һәрбер укучыга трафик бүләк итте. Проектта катнашучылар гомуми исәпләгәндә 155 мең “5”ле алдылар һәм аларны 29 Тб мобиль интернетка алмаштырдылар.

«Билгеләр өчен мегабайтлар» проектының Россиядә аналоглары юк, ул “Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге” ярдәме белән тормышка ашырыла һәм укучыларда укуга кызыксыну уята. Ике айлык сервис нәтиҗәләре буенча иң актив, иң әйбәт билгеләргә генә укучы булып, 83нче лицей-мәгариф үзәгенең 3нче сыйныф укучысы Рената Нуруллина танылды. Ул 38600 МБ интернет алды, ә бу 193 “5”ле билгесен тәшкил итә. Ренатаның шулай ук математика буенча 39 “5”лесе бар, бу Казан буенча иң яхшы нәтиҗә санала. Урта звенода иң яхшылар рәтендә – 137нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Матвей Ушанов, өлкән сыйныф укучылары арасында иң яхшысы – Анастасия Семенова, ул 47нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Проектның иң актив катнашучылары – 33нче гимназиянең 7 “A” сыйныф укучылары. Иң актив интернет-мәктәп исеме Казанның “Адымнар” мәктәбенә бирелде.  Рус теле буенча иң күп “5”ле алган 186нчы лицей – «Перспектива» укучысы Иркә Алтынбаева үзенең билгеләрен 8600 МБ алмаштырган. Татар теле буенча лидер – 55нче мәктәп укучысы Айрат Фазлыев, ул үзенең мобиль балансын 5000 МБ тулыландырган. Барлык катнашучыларга да бүләкләү тантанасында Tele2 компаниясеннән дипломнар һәм сувенирлар тапшырылды.

Республикада проектның иң актив катнашучылары арасында Азнакай, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы һәм Түбән Кама укучылары бар. Бүгенге көндә барлыгы 5,5 меңнән артык Татарстан укучысы «5”леләр өчен мегабайтлар» проектында теркәлгән.

Проектта катнашу өчен Tele2 абоненты булырга, «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасында «Билгеләр өчен мегабайтлар» проектында теркәлергә кирәк. Икенче көнне үк теркәлү үткән һәм “5” алган һәркемгә 200 МБ трафик бирелә дә. Шунысы мөһим: билгеләрнең укучының электрон көндәлегенә кертелгән булуы шарт. Проект 2023 елның 30нчы июненә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: https://tatar-today

Тулырак https://digital.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев