Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачуда катнашты

Чаллыда тарихи вакыйга: «Мастеровые» рус драма театры 1 сентябрьдә заманча яңа бинага күчте.

Әлеге тантанага шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шәһәр мэры Наил Мәһдиев  һәм башка мәртәбәле кунаклар килде.

 «Мастеровые» рус драма театры 2020 елның октябрендә төзелә башлаган иде. 2 ел эчендә төзүчеләр тарафыннан гомуми мәйданы 13 мең квадрат метрдан артык булган 4 катлы бина төзелгән. Тамаша залы 500ләп кешене сыйдыра ала. Труппа һәм чакырылган артистлар өчен 100 урынлы репетиция залы каралган. Бинаның гүзәллеген, андагы мохитне барып күрергә кирәк. 

«Мастеровые» рус драма театры яңа сезонда тамашачыларына 6 премьера әзерли. Бу театр тарихында рекордлы сан. Яңа сезонда коллектив яңа бинага күчеп кенә калмады, труппага 10 яшь  артист та килде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев