Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан мәктәпләрендә яшьләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү өчен агрокласслар ачылачак

Татарстанда 1нче сентябрьдән һәр район мәктәпләрендә агрокласслар булдыру эше башланачак.

Системаны эшләү белән махсус эшче төркем шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

«Республиканың агросәнәгать комплексы квалификацияле яшь белгечләргә мохтаҗ. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында 30 яшькә кадәр булган яшьләр нибары 8% тәшкил итә. Без ярдәм итәргә, өйрәтергә, аңлатырга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәргә әзер. Балаларның потенциалын ачу, кадрлар әзерләү өчен агрокласслар оештырылачак", - дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Проектны гамәлгә ашыруда аграр юнәлештәге югары һәм урта махсус уку йортлары, шулай ук Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре катнашачак. Агроклассларда уеннар, экспериментлар, конкурслар, предприятиеләрдә практикалар форматында узачак профильле укулар оештырылачак.


https://t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев