Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан Милли музее Белем көненә багышланган күргәзмә тәкъдим итә

ТР Милли музее 1нче сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

ТР Милли музее 1нче сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк дип яза «Татар-информ» сайты.

Оештыручылар совет заманы атмосферасына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга тәкъдим итәләр. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк.

Совет заманындагы укучы формасы күргәзмәнең төп бизәге булачак. Кунаклар мәктәп парталары артына да утырып карый алачак, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.

Күргәзмәне 29 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин.

Шулай ук Белем көне хөрмәтенә «Беренче класс бәйрәме» интерактив программасы узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Программада тарихи лекцияләр, интерактив дәресләр, квиз һәм квест-уен булачак.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев