Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан мәктәпләрендә ил буенча беренче дипломатия клублары эшли башлый

Клубларга халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе белән кызыксынучы 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар кушыла ала.

Татарстан мәктәпләрендә Россия буенча беренче дипломатия клублары барлыкка киләчәк. Аларга халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе белән кызыксынучы 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар кушыла ала.

Яшүсмерләр чит телләрне шул телдә сөйләшүчеләрнең үзләреннән өйрәнә алачак һәм халыкара дәрәҗәдәге чараларны оештыру серләренә төшенәчәк. Проект шулай ук балаларга Россия территориясендә уза торган мондый төр чараларда, телекүперләрдә һәм башка илләрдәге мәктәп укучылары белән марафоннарда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, укучылар дипломатик ведомстволарда танышу стажировкаларында һәм халыкара яшьләр лагерьлары сменаларында катнаша алачак, дип хәбәр итәләр «Алдынгылар хәрәкәте»ндә.

Проектка кушылу өчен үз мәктәбеңдә чит телләрне өйрәнүче (В1 дәрәҗәсеннән дә түбән түгел) кимендә 10 кешедән торган команда җыю зарур. Шулай ук коллективка укытучылар арасыннан остаз табарга кирәк. Гаризаны, сылтама буенча форманы тутырып, команда лидеры тапшырырга тиеш.

Дипломатия клублары бөтен дөнья буйлап тугандаш мәктәпләр арасында партнерлыкны үстерергә, ә катнашучыларга төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән яңа дуслар табарга ярдәм итәчәк.

Чыганак https://kzn.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев