Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан кызлары «Ассара» Көньяк Россия математика олимпиадасында җиңделәр

«Ассара» Көньяк Россия математика олимпиадасында Татарстан укучылары югары белемнәрен күрсәттеләр.

"Ассара" Көньяк Россия математика олимпиадасы кызлар арасында үтә. Ул 2022 елда гамәлгә куелган. Олимпиада беренче тапкыр 2022 елның ноябрендә "Сириус" белем бирү үзәгендә узды. Икенче тапкыр олимпиада 2023 елның октябрендә Майкопта (Адыгея Республикасы) узды.

Быел да олимпиада Майкопта үткәрелде. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 60 укучы катнашты.

Татарстанны Казан шәһәренең 131 нче лицееннан Михайлова Дарья , КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан Топоркова Кира һәм Тимерханова Латыйфа тәкъдим иттеләр.

Олимпиаданың 2 нче тур нәтиҗәләре буенча Латыйфа 1 нче дәрәҗә диплом, ә Дарья һәм Кира - 2 нче дәрәҗә дипломнар алды.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев