Татарстан китапханәләрендә мәктәп укучыларын китап блогингына укытачаклар
Проектта 12 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала.
Татарстанның 16 китапханәсендә «Беренчеләр хәрәкәте» проекты старт алды. Проект төп өч юнәлеш буенча эшләячәк: китап блогингы, китап клублары һәм балалар китабы дирекциясе.
- Әгерҗе районының китапханәләр системасы,
- Аксубай поселокара үзәк китапханәсе,
- Алексеевск үзәк китапханәсе,
- Апас үзәк китапханәсе,
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әлмәт үзәк китапханәсе,
- Суббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе,
- Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы,
- Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе,
- Чирмешән авылара үзәк китапханәсе,
- Чистай поселокара үзәк китапханәсе,
- Түбән Кама районының Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсе,
- Яр Чаллы Үзәк шәһәр китапханәсе,
- Казанның 13нче "Сандугач" китапханәсе,
- Республика яшүсмерләр китапханәсе (Казан),
- Ютазы тимер юл китапханәсе,
- Ютазы үзәк балалар китапханәсе.
Китап блогингы юнәлеше буенча яшүсмерләр өчен атна саен лекцияләр һәм практик дәресләр үтәчәк, алар блоглар алып барачак, тематик фотосессияләрдә һәм видеороликларда катнашачак һәм үз блогларын "Беренчеләр хәрәкәте" социаль челтәрләрендә тәкъдим итәчәк.
Проектта 12 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала. Сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.
Чыганак https://mon.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев