Татарстан кадетларын Бөтенроссия хәрби-спорт фестивалендә катнашырга чакыралар
Кадетларны III Бөтенроссия хәрби-спорт фестивалендә катнашырга чакыралар.
Татарстанның патриотик клубларында шөгыльләнүче кадетларны генералиссимус А.В. Суворов исемендәге III Бөтенроссия хәрби-спорт фестивалендә катнашырга чакыралар.
Чараны «Кадетлар спорты Лигасы» оештыра. Фестиваль 2024 ел дәвамында Мәскәүдә 7 спорт төре буенча киләсе даталарда узачак:
- 25-28 сентябрь көннәрендә: ВФСК ГТО, гандбол, тэг-регби, баскетбол һәм өстәл теннисы;
- 23-26 октябрь көннәрендә: кул сугышы, самбо, дзюдо, ирекле көрәш һәм грек-рим көрәше.
Чарада илнең барлык төбәкләреннән көч ведомстволарында тәрбияләнүчеләр: суворовчылар, нахимовчылар, кадетлар, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячеләр, казаклар, патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр – 12-17 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала.
Фестивальдә алдынгы катнашучылар спорт разрядларын алырга хокуклы.
Барлык командаларга физкультураны һәм спортны популярлаштыручы, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче спорт бүләкләре һәм тематик әдәбият биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев