Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан «Иң күп китап укучы төбәк» исеменә лаек булды

Россия китап берлеге «Иң күп китап укучы төбәк – 2023» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады.

Россия китап берлеге «Иң күп китап укучы төбәк – 2023» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады. Конкурс Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган иде.

Татарстан Республикасы конкурста җиңүче исеменә лаек булды һәм «Россиянең әдәби флагманы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Татарстан 2024 елда фестивальфорум оештыру мөмкинлеге алды.

Республикага әлеге җиңүне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе гамәлгә ашыра торган «Күчмә китапханә» проекты алып килде.

Әлеге проект күпсанлы акцияләрне, язучылар белән очрашуларны, төрле балалар оешмаларында һәм шәһәр киңлекләрендә яшь укучыларга китаплар бирүне үз эченә ала. «Күчмә китапханә» чараларына 165 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Шулай итеп безнең төбәктә китап уку яңа дәрәҗәгә күтәрелде һәм зуррак масштаблар алды.

30нчы ноябрь көнне Мәскәүдә «Россиянең мәдәни картасы: үсеш механизмнары» конференциясе узачак, анда Татарстан вәкилләре проект буенча доклад һәм презентацияләр белән чыгыш ясаячак. Презентациядә Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләренең социаль челтәрләрендәге вакыйгаларны яктыртучы слайд булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев