Татарстан язучылары Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр куячак
Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган Татарстан көннәре 23 августтан 25 августка кадәр дәвам итәчәк.
Ул 23 августта 14.40 сәгатьтә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчкәләр салу тантанасыннан башлана.
Анда Татарстаннан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстаның халык язучысы Рабит Батулла, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллина, язучы, драматург, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равил Сабыр, шагыйрь, тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Алия Кәримова катнаша.
Алар 15.00 сәгатьтә Татар милли мәдәни үзәгендә Мәскәү җәмәгатьчелеге белән очраша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев