Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан делегациясе «Таврида.АРТ» 2024 фестиваленә кузгалды

Татарстан делегациясенең 10нан артык вәкиле үз проектларын Росмолодежь грант конкурсында тәкъдим итәчәк.

Татарстан делегациясе «Таврида.АРТ» 2024 Бөтенроссия яшь күпмилләтле сәнгать фестиваленә юл тотты. Фестивальдә республиканың яшь һәм иҗади профессионаллары – барлыгы 65 кеше катнаша.

Фестивальгә китәргә бер көн кала «Московский» мәдәни үзәгендә очрашу уздырылды, аның кысаларында сәфәрнең оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова катнашты:

«Безнең өчен Татарстан яшьләренең мондый форумнарда булуы һәм республикабызны лаеклы тәкъдим итүе мөһим. Сезнең барлык проектларыгыз һәм инициативаларыгыз игътибарга лаек булыр һәм һәркем үз идеясен тормышка ашыруга грант алыр дип ышанабыз».

Алда катнашучыларны төрле тренинглар һәм мастер-классларга бай программа көтә. Моннан тыш, Татарстан делегациясенең 10нан артык вәкиле үз проектларын Росмолодежь грант конкурсында тәкъдим итәчәк һәм 1 миллион сумга дәгъва итә алачак.

Булачак сәфәр турында үзенең хис-кичерешләре белән Казан шәһәреннән Айназ уртаклашты:

"Бу фестивальгә мин беренче тапкыр барам, бу үз остлыкларыңны күрсәтү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗади яшьләр белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлек, дип саныйм. Бөтенләем белән иҗади атмосферага чумасым һәм шундый масштаблы вакыйганың бер өлеше буласым килә".

Өч көн дәвамында фестиваль кунаклары һәм тамашачылары популяр хедлайнерларның чыгышлары белән хозурланачак һәм милли колорит, музыкаль композицияләр, әкиятләр, театр куелышлары һәм мавыктыргыч кино дөньясына чумачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Чыганак https://minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев