Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан балалары «Бөтендөнья татар мирасы тарихының бер өлеше бул» фотоконкурсында катнаша ала

Бәйгедә 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

 

«Туган Батыр легендалары» китабында булачак Татарстан балалары сурәте бәйгедә сайланачак. Татарстан балаларын «Бөтендөнья татар мирасы тарихының бер өлеше бул» фотоконкурсында катнашырга чакыралар – яшьләр «Туган Батыр легендалары» әкияте персонажларының визуаль образы өчен өлге була алачак.

«Конкурс күп серияле «Туган Батыр легендалары» әкиятенең икенче китабы чыгуга һәм төп геройларның визуаль образларын булдыруга багышланган, ул конкурсантлар фотосурәтләреннән Туган Батыр һәм Гөлчәчәк геройларының яңа визуаль образларын ясаячаклар», – дип сөйләделәр бәйгене оештыручылар. Фотоконкурсны мәдәниятне һәм традицияләре саклау һәм популярлаштыру буенча автоном коммерцияле булмаган «Мирас» оешмасы вәкилләре оештыра.

Фотолар китапта чыгачак һәм «Туган Батыр легендалары» (мультфильмнар, уеннар, китаплар һ.б.) аудиовизуаль әсәрләрендә кулланылачак.

Бәйгедә 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Аларга махсус сайтта анкета тутырырга һәм фотоларны да шунда ук урнаштырырга кирәк.

Кабул итү кампаниясе 5 февральгә кадәр дәвам итә. Һәр катнашучыга «Туган Батыр легендалары» китабының икенче өлешенең электрон версиясе һәм оригиналь стикерпак биреләчәк.

tatar-inform.tatar

Фото dumrt.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев