Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татаркино» Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастингка чакыра

Картинаның иҗат төркеме төп рольләргә яшь актерлар эзли.

 

29нчы май көнне «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг узачак. Картинаның иҗат төркеме төп рольләргә яшь актерлар эзли.

Россия мәдәният министрлыгында авторлык һәм эксперименталь фильм проектларын яклау турында мәгълүматта «Телсез күке» проектына 50 млн сум каралган. Картинага Татарстан тарафыннан да ярдәм күрсәтеләсе мәгълүм.

Зөлфәт Хәкимнең әсәре сюжеты буенча, 1939 елда Советлар Союзы белән Финляндия арасында барган канлы сугышта ике татар очраша. Зариф дигәне Татарстандагы Субай авылыннан, Зыятдине – фин татары. Нәсел җепләре бер үк авылга илткән, җитмәсә туган тиешле бу татар егетләре сугышта һәркайсы үз илен яклап сугыша. Сиздерми генә килеп Зарифны атарга хәзерләнгән Зыятдин карга чумган Карелия урманнарын сискәндереп җибәргән моңлы җырдан каушап кала. Ул атарга хәзерләнгән солдат аның өчен иң кадерле булган татар телендә әнисе яраткан җырны җырлый бит.

Кастингка Зариф, Зыятдин, Кәшифә рольләренә яшь актерлар һәм актрисалар чакырыла.

Актерларны сайлауда «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссерларының берсе Әмир Галиәскәров, К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким катнашачак.

Фильм рус телендә төшереләчәк. Актерлар составы Мәскәү һәм Татарстаннан тупланачак. Шул сәбәпле кастингка килүчеләрнең ике телдә  (рус һәм татар телләрендәсөйләшүе мөһим.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Башлана: 13:00

Алдан язылу өчен сылтама.

Кастинг буенча махсус төркем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев