Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татаркино» «Мишка» фильмы белән Татарстан буенча хәйрия прокатына чыга

«Мишка» фильмы Роберт исемле малай турында, ул үзенең балачак хыяллары дөньясында яши һәм бөтенләй дә үсәргә теләми.

Яңа ел каникулларында «Мишка» фильмы интернат-мәктәп, балалар йортлары һәм социаль приютларның яшь тамашачылары белән очрашу өчен Татарстан Республикасы буенча сәяхәткә чыга.

Кино күрсәтү бушлай булачак. Хәйрия прокатын «Татаркино» оештыра.

«Мишка» фильмы Роберт исемле малай турында, ул үзенең балачак хыяллары дөньясында яши һәм бөтенләй дә үсәргә теләми. Роберт әти-әнисенең фаҗигале үлеменнән соң апасы белән яши. Малайның уенчыкларын, бигрәк тә Аюны артык яратуына аның апасы бик борчыла. 

Фантазия дөньясы Робертка тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Тылсымлы дуршлаг эзләп, әлеге компания мавыктыргыч сәяхәткә юл тота, Робертның хыяллары маҗаралар белән тулы дөнья тудыра. Аларның юлында бик күп сынаулар очрый, бу төп геройга үз-үзен һәм реаль дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә.

Фильм балалар һәм яшүсмерләр арасында ныклы гаилә мөнәсәбәтләрен, милли үзаңны һәм киләчәк буынның гомуми мәдәни кодын формалаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге кинокартинаның уникальлеге шунда ки, аны булдыру идеясе балалар тарафыннан тәкъдим ителгән.

Кинопрокат 2022 елның 27 декабреннән 2023 елның 6 гыйнварына кадәр Казан, Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләренең социаль приютларында, балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә үткәрү планлаштырыла. Шулай ук фильм режиссеры Юлия Захарова һәм төп геройларның берсе белән иҗади очрашулар узачак.

Фото Татаркино сайтыннан.

Кино күрсәтү расписаниесе

mincult.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев