Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татарча онлайн-мәктәп» проекты: балалар бакчасыннан БДИга кадәр

Бу проект укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен файдалы.

2022 елның җәеннән Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе базасында онлайн-платформа эшли, анда төрле мәктәп фәннәре буенча татар телендә видеодәресләр тупланган. Дәресләрне гимназиянең, шулай ук башка мәктәпләрнең иң яхшы укытучылары әзерләгән. 

Яңа ресурс ярдәмендә татар мәктәпләре укучылары алган белемнәрен тулыландыра алачак, ә татар телендә дәресләр алып баручы укытучылар теманы тагын да кызыклырак итү өчен файдалы материал алачак. Проектның тагын бер мөһим бурычы – иң яхшы укытучыларның тәҗрибәсен туплау һәм саклау. Сер түгел, БДИны рус телендә тапшыру кирәклеге аркасында Татарстандагы татар мәктәпләрендә дә күпчелек фәннәрне балалар рус телендә өйрәнә. Бу очракта «Татарча онлайн-мәктәп» ресурсы милли мәгарифнең мөһим сегментын үстерүгә зур өлеш кертәчәк, ул мәктәп фәннәрен туган телдә укыту булып тора.

«Татарча онлайн мәктәп» белем бирү проектын Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укытучылары ашыра. Бүген проектта катнашучылар тарафыннан математика, физика, биология, химия, информатика, җәмгыять белеме һәм тарих кебек фәннәр буенча татар телендә 400гә якын видео дәрес, шулай ук профильле математика буенча БДИга әзерлек өчен махсус дәресләр булдырылган.

Дәресләр укучылар өчен уңайлы форматта уза, роликлар уртача 7-10 минут дәвам итә һәм кызыклы, мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Һәр сыйныф программасыннан билгеле бер фәннәр буенча 16 төп тема тәкъдим ителә, аларны гимназия коллективыннан тәҗрибәле укытучылар сайлый.

Видеодәресләр беренче чиратта укучыларга исәпләнгән, алар инде үткән темаларны кабатлый ала. Шул ук вакытта укытучылар дәрес конспектын, тема презентациясен үз дәресләрендә куллана алган. Бу проект видеодәресләр ярдәмендә мәктәп материалын хәтерендә яңартып, балалар белән өйдә шөгыльләнүче ата-аналар өчен дә файдалы.

Видеолар YouTube хостингында да бар, шул ук вакытта алар Гугл-дискта да саклана. Сайттагы сылтама буенча теләсә нинди видео дәресне чикләүләрсез үз компьютерыңа йөкләп алырга мөмкин. "Татарча онлайн-мәктәп" платформасындагы барлык материаллар бушлай, теркәлү таләп ителми.

Платформада видео дәресләр биш төп юнәлештә тәкъдим ителгән:

мәктәпкәчә белем һәм тәрбия;
башлангыч мәктәп (1-4 сыйныфлар);
төп мәктәп (5-9 сыйныфлар);
БДИга әзерлек (10-11 сыйныфлар);
өстәмә белем – инженерлык дәресләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев