Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарча КВНда «Карантин» җиңде

Чаллыда мәктәп укучылары арасында татарча КВН уеннары узды.

Чаллыда мәктәп укучылары арасында татарча КВН уеннары узды. Һәм ниндие әле... Командалар Маузир Гыйниятуллин кубогы өчен тапкырлыкта көч сынаштылар. КВНның җюри составында Маузир Гыйниятуллинның улы, танылган сакофончы Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсина да бар иде. 

Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынга һәм гран-прига 54нче мәктәпнең «Карантин» командасы ия булды. Икенче урында «Мәхәббәт» командасы. Алар 2нче гимназиядән. Гали Акыш исемендәге 84нче лицейның «Оба-на» командасына 3нче урын бирелде.

«Иң яхшы мәзәк» дигән махсус номинациясе җиңүчесе — «Шайтан таяклары» командасы. Алар 29нчы гимназия укучылары.

«Сезон ачылышы» номинациясен 9нчы мәктәптән килгән «Кояшкай» командасына бирделәр.

Шулай ук аерым укучылар да бүләкләнде. «Иң яхшы хатын-кыз роле» 2нче гимназиядән Зәринә Фәрхетдиновага, ә «Иң яхшы ир-ат роле» 52нче мәктәптән Руслан Логиновка бирелде. 

Бу проектны оештырып, кабат җанландырып җибәрүче 14нче балалар һәм яшүсмерләре үзәге белгече Энҗе Әхмәтҗановага зур рәхмәт! Бик тә кызыклы вакыйга булды бу!

Энҗе Әхмәтҗанова фотолары.


Безнең хәбәрчеләребез дә КВН карап кайтканнар.

Иң ошаганы — «Мәхәббәт»
20 нче октябрьдә мин бик тә шәп чарага бардым. Ул да булса, Маузир Гыйниятуллин Кубогы КВН фестиваленә! Әйе, татарча КВН да була икән! Ничек кенә әле! Шәһәребезнең 6 командасы шаянлыкта, тапкырлыкта көч сынашты. Миңа, аеруча, 2 нче гимназиядән килгән «Мәхәббәт» командасы ошады, калган командалар да сынатмады. Берсеннән-берсе кызык мәзәкләр сөйләп, залны көлдертте. 

Чараның махсус кунаклары булып Лия Шамсина һәм Артур Маузер килгәннәр иде. Алар жюрида гына утырып калмадылар, ә сәхнәгә дә чыгып үзләренең иҗатларын бүләк иттеләр. Лия Шамсинаның җырларын мин инде күптәннән яратып тыңлый идем, ә бүгенге чарада инде үзен очратып, якыннан күреп, фотога да төшү бәхетенә ирештем. Лияның җырлары күңелне күтәрә, сәхнәдәге хәрәкәтләре, биюләре дә җиңел, күңелгә ятышлы.

Ә инде Артур Маузерның әтисенең истәлегенә багышлап, саксофонда уйнавы залда беркемне дә битараф калдыра алмагандыр.
Чара бик күңелле, җылы үтте. Түземсезлек белән яңа очрашуларны көтеп калам. Оештыручыларга, катнашучыларга «афәрин» дип кенә әйтәсе кала.
Аделя Сафина, Чаллы шәһәре,19 нчы мәктәп, 4А сыйныфы.

Текә борычлар
Без дә илле икенче мәктәп командасы — «Текә борычлар» ШТКда чыгыш ясадык. Безнең команда «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясен алды. Маузир Гиниатуллин кубогы эләкмәсә дә, миңа бу уен бик ошады. Жюрилар да бик шәп булдылар. Беренче тапкыр ШТКда уйнадым. Тик бу әле башы гына дип ышанып калам.

Уен башланганчы Артур Маузер һәм Лия Шамсина белән фотога төшергә дә өлгердем.
Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп, 7Б сыйныфы.

Яңа җыр
Мин дә бардым КВНга. Нык шәп үтте. Безнең гимназиядән «Шайтан таяклары» командасы чыгыш ясады, шулай ук, жюридә Лия Шамсина һәм Артур Маузер утырдылар. Аларны күрүемә мин шундый шат.

Лия үзенең яңа җырын җырлап күрсәтте, озакламый чыга диде.

Айсылу Абдуллина, Чаллы шәһәре, 29нчы гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев