Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар журналистикасына җиде бюджет урыны бирелде

КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин КФУның татар журналистикасы бүлегенә җиде бюджет урыны бирелгәнен әйтте.

Бу хакта https://tatar-inform.tatar/ сайты хәбәр итә.

«Яңа уку елында татар журналистикасы («Яңа милли медиа чаралары») бүлегенә 25 абитуриент алырга планлаштырабыз. Җиде бюджет урыны каралган. Түләүле бүлектә уку елына 150 мең сум чамасына төшәчәк. Яхшы укучыларның киләчәктә бюджет урынына күчү мөмкинлеге бар», - диде Васил Гарифуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Кафедра мөдире сүзләренчә, әлегә җиде бюджет урынына утызлап гариза тапшырылган. «Яңа милли медиа чаралары» бүлегенә гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә. Урын өчен көрәшүчеләрнең күбрәк булуы көтелә.

«Укырга керергә теләүчеләрнең географиясе киң. Шактый югары баллар белән Татарстаннан, Башкортстаннан, Чиләбе, Оренбург, Киров өлкәләреннән, Пермь краеннан абитуриентлар бар. Мәсәлән, бер укучы ике фәннән 198 балл җыйган. Укучыларның татар теле буенча белемен тикшерү максатында өченче имтиханны телдән һәм язмача үзебез алачакбыз. Ул да йөз баллга кадәр бәяләнәчәк», - диде Васил Гарифуллин.

Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасында татар журналистлары әзерләнә. Быел милли бүлекне 28 кеше тәмамлаган. Алар арасында «Татмедиа» агентлыгы белән «ТНВ» телекомпаниясе максатчан укыткан төркем дә бар.

«Максатчан төркемдә укыганнарның бөтенесе алдан билгеләнгән эш урыннарына урнашты. Редакцияләр алардан бик канәгать калды.Максатчан рәвештә кадрлар әзерләү безнең өчен бик кызыклы тәҗрибә булды», - диде Васил Гарифуллин.

Васил Гарифуллин киләчәктә дә эш бирүчеләр тарафыннан максатчан юлламалар булыр дигән өметен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев