Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада 5 чит илдән катнашучы бар

Быел олимпиадада Татарстаннан 280, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән 150 укучы, югары уку йортларыннан 46 студент һәм 5 чит илдән 15 катнашучы көч сынаша.

Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» спектаклен карады.

«Спектакль алдыннан катнашучыларны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде. Ул олимпиадада катнашучыларны татар телен сакларга һәм үстерергә чакырды», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә, татар халкының мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт уятуга юнәлтелгән бу чара укучыларга һәм студентларга татар телендә матур һәм камил дәрәҗәдә сөйләшергә, татар теленә карата сакчыл мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә», дип чыгыш ясаган ул.

2012 елдан башлап Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен татар теле буенча халыкара олимпиада үткәрелә. Әлеге олимпиадада Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша. 

Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан 280, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән 150 укучы, югары уку йортларыннан 46 студент һәм 5 чит илдән 15 катнашучы көч сынаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-telennan-xalykara-olimpiadada-katnasucylar-tincurin-teatrynda-spektakl-karady-5853298

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев