Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар теле - туган телем» шәһәркүләм квиз-уенының икенче сайлап алу туры узды

Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле - туган телем» дип исемләнгән шәһәркүләм квиз-уенының икенче сайлап алу туры узды.

2023 елның 2нче февралендә Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле - туган телем» дип исемләнгән шәһәркүләм квиз-уенының икенче сайлап алу туры узды.

Чара Халыкара туган тел көненә һәт Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана.

Уенда 8-11 сыйныф укучыларыннан торган 33нче мәктәпнең «Якты йолдызлар» командасы, 15нче мәктәпнең «Биктырышлар» командасы, 26нчы гимназиянең «Зирәкләр» командасы катнашты.

Нәтиҗә түбәндәгечә:

3 урын – 26нчы гимназия, «Зирәкләр» командасы,

2 урын – 33нче мәктәп, "Якты йолдызлар" командасы

1 урын – 15нче мәктәп, «Биктырышлар» командасы .

Барлык сайлап алу этапларының җиңүчеләре 2023 елның 21  февралендә 14.00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә узачак финал уенында катнаша.

Финалга чыкмаган командалар квиз-уенда катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнде.

 

“Татар телем – туган телем” квиз-уенының беренче җиңүчеләре билгеле. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/tatar-telem-tugan-telem-uenynyn-berence-inucelare-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев