Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк.
Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уза.
Оештыручысы – «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.
Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк.
Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен-әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшегезне, татар яки рус телләрендә тутырылган анкетаны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрегез.
Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. «Татар сүзе» берничә категориядә: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан да олырак катнашучылар арасында үткәрелә. Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=37320
Нет комментариев