Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар сүзе» Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Премиаль фонд 1 000 000 сум.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен тәкъдим итә. 

Премиаль фонд 1 000 000 сум.

Бәйге татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

НИгезләмә

Милләтебезнең йөзен билгеләүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз! Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев