Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды

Түбән Кама кызы Азалия Кәримова 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында шигърият номинациясендә җиңде.

Кичә, 28нче март көнне «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. Анда илебезнең төрле регионнарыннан барлыгы 3200 кеше катнашкан. Шуларның 30ы җиңүче исеменә лаек дип табылган. Алар арасында безнең яшь хәбәрчеләребезнең берсе – Түбән Кама кызы Азалия Кәримова 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында шигърият номинациясендә беренче урын алып кайтты.

Казаннан кайтышлый, ул безнең редакциягә дә кагылып чыкты. Һәм инде, әлбәттә, хис-кичерешләре белән дә уртаклашты. Азалияне зур җиңүе белән без дә котладык. Шулай ук, газетабыз белән даими хезмәттәшлеге өчен, Шәүкәт Галиев премиясе кичәсеннән тапшырылмый калган дипломын һәм лаеклы бүләген тапшырдык. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев