Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесенең премиаль фонды арткан

Премиаль фондны бер миллионнан бер миллион биш йөз меңгә күтәргәннәр. Гаризалар 30 ноябрьгә хәтле кабул ителә.

​​​​«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесенең премиаль фонды арткан

Солтан Исхаков фотолары.

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел бәйгенең премиаль фонды да арткан. «Татар сүзе» бәйгесенең яңалыклары һәм әһәмияте турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Быел «Татар сүзе» бәйгесендә номинацияләр һәм премиаль фондка үзгәрешләр кертелгән. Бәйге 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшьлекләр, 14-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Конкурста профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядән билгеләнәчәк.

«Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы, «Шаян ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина премиаль фондның да артуын әйтте.

«Премиаль фонд элек 1 миллион булса, быел 1 миллион 500 мең сумга күтәрелде.

7 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урынга 25 мең, 8-13 яшь категориясендә 30 мең, 14-17 яшьлекләр арасында 35 мең, 18 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә һәм үзе язган әсәрне сөйләүчеләргә беренче урынга 50 мең.

Иҗади гаиләләр арасында беренче урынга 80 мең, икенчегә – 70, өченчегә 50 мең каралган. «Туган тел» номинациясендә һәр категориягә 30ар мең. Миңа калса, призлар бик әйбәт», – диде Роза Әдиятуллина.

Узган ел бәйгегә Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия республикалары, Киров, Свердловск, Төмән, Самара, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Беларусь һәм Төркия илләреннән гаризалар килгән.

«Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сәхабетдинова быел катнашучылар саны күбрәк булыр, дип өметләнүен дә әйтте.

«Былтыр бу бәйгене безгә Марат Әхмәтов ышанып тапшыргач, бераз куркып та калган идек. Чөнки бу бик зур бәйге. Ул – татар халкының йөзе. Былтыр 3500 кеше катнашты һәм без бик зур нәтиҗәләргә ирештек.

«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә, «Шаян ТВ» каналында яңа йөзләр, яңа контент барлыкка килде. Нәтиҗәләр яхшы булгач, быел да бик күп катнашыр, дип көтәбез», – диде Рамилә Сәхабетдинова.

Катнашучыларга бәяне Рамил Төхвәтуллин, Разил Вәлиев, Луара Шакирҗанова, Ркаил Зәйдулла, Ирек Хафизов һәм Илдар Хәйруллин бирәчәк.

Бәйгенең жюри рәисе, язучылар берлеге рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла «Татар сүзе»нең әдәбият өчен әһәмияте зур булуын әйтте.

«Татар сүзе» – ул аерылып тора. Ул халыкны сәнгатьле итеп укуга җәлеп итү генә түгел, укучыларны арттыру да. Әдәбиятка, үзебезнең тел сәнгатенә игътибарны җәлеп итәбез. Димәк, бәйгенең әһәмияте бик зур», – диде Ркаил Зәйдулла.

«Татар сүзе» бәйгесе ике этапта узачак. Гаризалар 30 ноябрьгә хәтле кабул ителә. Кыш айларында жюри эшләр белән танышачак. Оештыручылар сүзләренчә, март, апрель айларында гала-концерт планлаштырган. Концертта 37 җиңүченең дә чыгышы көтелә.

Катнашу өчен туры килгән номинациясе сайларга, чыгышны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru рәсми почтасына юлларга кирәк. Мәгълүматны шулай ук tnv.ru һәм shayantv.ru сайтларында да табып була.

  • «Татар сүзе» бәйгесе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре коммиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев