Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.

 

Былтыр бәйгегә гаризаларын 3500 кеше җибәргән булган, быел исә, оештыручылар фикеренчә, гаризалар тагын да күбрәк булыр дип көтелә.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.

Быел «Татар сүзе» берничә категория буенча үткәрелә. Матбугат конференциядә оештыручылар катнашучыларның яше 0+ дип билгеләгән булса да, рәсми сайтта киләсе яшь номинацияләре күрсәтелгән:

– 7 яшькә кадәр булган катнашучылар,

– 8-13 яшькә кадәр,

– 14 яшьтән 17 яшькә кадәр,

Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Быелгы конкурсның яңалыгы – махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала.

Катнашучылар туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен яки үзләре язган әсәрләрне башкарып видеога төшерергә һәм туры килгән номинациияне билгеләп видеоны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына юлларга тиеш. Моннан тыш катнашучылар сылтама буенча анкета да тутырырга тиеш.

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд – 1500 000 сум.

Әлеге чара нәтиҗәләре буенча март – апрель айларында, елдагыча концерт оештырылачак.

https://tatar-congress

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев