Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар сүзе» бәйгесенә гаризалар кабул итү 31 октябрьдә тәмамлана

***

«Татар сүзе» өченче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Максаты – туган телебезне һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту. 

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына яисә 8(917)391-07-87 номеры аша җибәрергә кирәк.

Катнашучылар түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнәчәк: - 10 яшькә кадәр булган катнашучылар; - 11 яшьтән 17 яшькә кадәр; - 18 һәм аннан өлкәнрәкләр; профессионаллар; - үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр. 

Тулырак мәгълүмат https://tnv.ru/tat/ сайтында. 

https://matbugat.ru

Фото ачык интернет чыганактан.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев