Татар радио һәм телеканалларын бөтен дөнья буйлап тыңларга һәм карарга мөмкин булачак
Ачык ишек

Татар радио һәм телеканалларын бөтен дөнья буйлап тыңларга һәм карарга мөмкин булачак

TatTVR платформасын Kazan Digital Week күргәзмәсендә Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

TatTVR — ул Татарстан радиолары һәм телеканалларын дөньяның теләсә кайсы почмагы буйлап тыңларга һәм карарга мөмкинлек бирә торган мультиплатформа проекты.

Әлеге уникаль эчтәлекле кушымта республика җитәкчелеге ярдәме һәм «Татмедиа» республика агентлыгы тырышлыгы белән үткән яз аенда барлыкка килде һәм эшли башлады.

 

«Республика телеканалларын һәм радиостанцияләрен хәзер бөтен дөньяда тыңларга һәм карарга була, TatTVR кушымтасын  Android һәм IOS системаларына һәм кайбер смарт-телевизорларга урнаштырырга мөмкин», — дип хәбәр итте «Татарстан-24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин Рөстәм Миңнехановка.

https://www.tatar-inform.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев