Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар китабы йортында «Ялкын» журналына багышланган «Ялкынлы 100 ел» күргәзмәсе ачылды

«Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән ай дәвамында танышып була.

​​​​​

Татар китабы йортында «Ялкын» журналына багышланган «Ялкынлы 100 ел» күргәзмәсе ачылды

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанда урнашкан Татар китабы йортында «Ялкын» журналы чыга башлауга 100 ел булу уңаеннан «Ялкынлы 100 ел» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә 100 еллык журналның тарихи саннары, фотолар, дәүләт бүләкләре, башка төр истәлекләр урын алган.

Күргәзмә белән апрель азагына кадәр танышып була. Анда 1925, 1934 нче елгы тарихи саннар да бар. Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин «Ялкын» журналы аша тарих белән танышып булуын әйтте.

«Әлеге күргәзмәдә Милли музей фондында һәм «Ялкын» редакциясе архивында сакланган нөсхәләр бар. Журнал битләре аша Татарстан тарихын өйрәнергә буладыр. Бер ай дәвамында «Ялкын»ның бик бай һәм татар матбугаты өчен әһәмиятле тарихы турында сөйләп торачакбыз. Безнең «Ялкын» белән тыгыз эшчәнлек бара, ул алга таба да дәвам итәчәк», – диде Айдар Шәйхин.

Журналист, хәзерге вакытта «Сөембикә» журналы хезмәткәре, 40 елга якын «Ялкын» журналында эшләгән Эльмира Закирова да истәлекләре белән бүлеште. Күргәзмәдә аның шәхси архивыннан алынган фотолар да бар. «Фотолар бик күп», – дип искә алды ул.

«1978 елдан 2010 елга хәтле эшләдем. Хезмәт кенәгәмдә бер генә эш урыны иде. 20 март – мине эшкә алган көн. Шушы көнне мин «Ялкын»да эшли башладым. Диплом язып йөргәндә җитәкчем Мөхәммәт Мәһдиев: «Разил Вәлиев көн дә шалтырата, егетләр кирәк, дип әйтә. Син, мөгаен, егетләр кебек эшли аласыңдыр», – диде дә, мин «Ялкын»га барып эләктем», – дип уртаклашты Эльмира Закирова.

20 марттан башлап бер атна дәвамында Татар китабы йортында «Ялкын» журналына багышланган чаралар булачак. «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин әйтүенчә, журнал юбилеенең төп чарасы бераз соңрак булачак.

«Замана үзгәрү белән форматлар да үзгәрде, яңа алымнар барлыкка килде. Хәзер журнал гына түгел, мультимедияле редакция дип әйтергә тулы хакыбыз бар. «Ялкын» исем буларак үсә. Бренд буларак тагын да ныгый. 100 еллыкны матур итеп уздырырга насыйп булсын. 20 марттан Татар китабы йорты белән берлектә истәлекләр атналыгы оештырачакбыз. Бер атна эчендә күп чаралар каралган. Төп бәйрәм җәйгә күчерелә. Чөнки март аенда һава торышы бик үк туры килеп бетми», – диде мөхәррир.

  • 1924 елның 20 мартында беренче тапкыр татар телендә балалар өчен «Кечкенә иптәшләр» журналы дөнья күрә. Тагын 4 тапкыр исемен үзгәртеп ул безгә бүген «Ялкын» буларак таныш. 100 еллык юбилей уңаеннан, «Ялкын» редакциясе, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) белән берлектә, иҗат һәм хәтер атналыгын оештыра.
  • Бер атна дәвамында музейга килүчеләрне төрле чаралар көтә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев