Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар китабы йортында «Ялкын» журналы атналыгы башланды

Атна дәвамында «Ялкын» журналы белән бәйле кызыклы чаралар көтелә.

​​​​​​

 

Татар китабы йортында «Ялкын» редакциясе, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) белән берлектә, иҗат һәм хәтер атналыгы башлады. Атналык «Ялкын» журналының 100 еллыгы уңаеннан оештырыла.

1924 елның 20 мартында беренче тапкыр татар телендә балалар өчен «Кечкенә иптәшләр» журналы дөнья күрә. Тагын 4 тапкыр исемен үзгәртеп ул безгә бүген «Ялкын» буларак таныш. Бер атна дәвамында музейга килүчеләрне төрле чаралар көтә.

  • 21 март. «Ялкын» редакциясе белән очрашу. Чарада бүген редакциядә эшләүчеләр нинди проектлар тормышка ашырулары, кызыклы истәлекләре турында сөйләячәкләр. Чара вакытында иң актив катнашучыларга бүләкләр дә әзерләнгән. Башлану вакыты: 11.00
  • 22 март. Истәлекләр киче. «Ялкын»да эшләгән танылган шәхесләр белән очрашу. Кунаклар – Эльмира Закирова, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Ләис Зөлкарнәй, Ирек Нигъмәти, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Шарова, Айгөл Абдрахманова, Айсылу Галиева, Раилә Хәялиева, Сөмбел Гаффарова, Айрат Бикбулатов, Эльнар Байназаров, Зилә Сабитова, Илүсә Зәйнетдинова, Линар Закиров, Энҗе Садыкова, Рәмзия Галимова, Искәндәр Хәбибуллин. Башлану вакыты: 18.00
  • 23 март. Китап ясау остаханәсе. Татар китабы йортында балалар һәм үсмерләр өчен интерактив дәресләр. Башлану вакыты: 13.00
  • 24 март. «Ялкын» редакциясенә килгән кулдан язылган тарихи хатларны уку. Башлану вакыты: 17.00
  • 26 март. Медиа-остаханә. «Ялкын» журналы белән бәйле булган Зөлфәт Зиннуров белән очрашу. Чарада журналистикага бәйле сорауларга җавап табырга мөмкин булачак. Башлану вакыты: 10:00
  • Шигырь киче. Шигырь тыңларга һәм сөйләргә яратучылар өчен «Ялкын»лы шигырьләр тәкъдим ителәчәк һәм «Ялкын» атналыгына йомгак ясалачак. Башлану вакыты: 18:00

Фото: © «Татар-информ» архивы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев