Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар китабы йортында «Бәхет елы» спектакле тәкъдим ителәчәк

Мәскәү режиссерының постановкасы язучы Шәриф Камалның шәхесен яңача ача.

 

30 нчы гыйнварда Татар китабы йортында – Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда «Бәхет елы» спектакленең премьерасы була. Мәскәү режиссеры Әминә Миндиярованың постановкасы татар язучысы-классигы шәхесен яңача ача.

«Бу музей белән театр, авырту һәм рәхәтлек, протоколлар катгыйлыгы һәм шәхси хатларның җиңеллеге берләшкән зур эзләнү. Тамашачы 1937 елдагы Шәриф Камал белән таныша. Аның янәшәсендә – гаилә әгъзалары, замандашлары, дуслары һәм дошманнары. Вакыйгалар музейның ике катында, шул исәптән язучының мемориаль фатирында бара», – дип аңлата Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин.

Спектакльнең сценарие Шәриф Камал әсәрләренә, шулай ук аның Татарстан Милли музее фондларындагы басылмаган хатларына нигезләнгән. Спектакльдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры артистлары катнаша. Проект ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Премьера көнендә спектакльне 18:00 дә һәм 20:00 дә күрсәтәчәкләр. Алга таба ай саен күрсәтү планлаштырыла. Спектакль татар телендә синхрон тәрҗемәсез бара. Керү билетлар буенча башкарыла, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

https://kzn.ru/meriya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев