Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар китабы йорты яңа җәяүле экскурсия тәкъдим итә

Китапны кем яза, әсәр кайда китапка әверелә һәм кайчан укучы белән очраша? Экскурсия бу һәм башка сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

Китапны кем яза, әсәр кайда китапка әверелә һәм кайчан укучы белән очраша? Бу һәм башка сорауларга Татар китабы йорты һәм аның партнерлары оештырган яңа җәяүле экскурсиядә җавап таба аласыз.

«Китап юлы» экскурсиясендә сез Шәриф Камал яшәгән фатирда булачаксыз, татар китабының 1000 еллык тарихын күрәчәксез, остаханәдә дә катнашачаксыз.

Аннары сезне Матбугат йортына сәяхәт һәм Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре белән очрашу көтә.

Сәяхәт Чернояров пассажында урнашкан «Түбәтәй» кафесында тәмамлана. Фатих Кәрим, Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш белән бәйле булган бу бинада экскурсия катнашучыларына төшке аш тәкъдим ителә.

Экскурсия түләүле. Пушкин картасы ярдәмендә түләү каралган.

Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/6395efda90fa7bf1970872ac/  

Чыганак: matbugat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев