Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар китабы йорты Әдәби мәктәп ача

Әдәби мәктәп курсы 14 яшьтән 30 яшькә кадәр иҗатчыларга юнәлтелгән.

Татар китабы йорты Әдәби мәктәп ача. Проектны гамәлгә ашырырга язучылар һәм тәрҗемә белгечләре — чын остазлар ярдәм итәчәк.

«Ел саен тапшырыла торган Шәриф Камал премиясе кысаларында остазлык дәресләре моңарчы да оештырыла иде. Быелдан исә без тагын да нигезлерәк һәм төплерәк форматта эшкә күчәбез», дип хәбәр итә Татар китабы йорты.

Әдәбиятның төрле юнәлешләрендә иҗат итә башлаучылар, шулай ук милли әдәбиятыбызны башка телләргә тәрҗемә итү сәнгатенә алынучылар белем һәм күнекмәләрен әдәби мәктәптә ныгыта алачак.

«Яшь чикләренә генә игътибар итүегез сорала: мәктәп курсы 14 яшьтән 30 яшькә кадәр иҗатчыларга юнәлтелгән», дип искәртә оештыручылар.

Шәриф Камал Әдәби мәктәбе дәресләре 1нче февральдә башлана. Мәктәптә укулар дүрт ай дәвам итәчәк. Катнашучыларга махсус таныклыклар тапшырыла.

Проектта атна саен оффлайн һәм онлайн дәресләр, иҗади очрашулар һәм фикер алышулар узачак. Беренче агым май ахырына кадәр дәвам итә.

Гаризалар 28 гыйнварга кадәр кабул ителә.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X