Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы узачак

2022 елның 19 октябрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты узачак.

Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Конкурсның географиясе бик зур: Англия (Лондон), Чехия (Прага), Польша, Черногория, Бельгия (Брюссель), Кытай, Финляндия, Украина, Узбәкстан (Пахтаабад, Маргилан, Ташкент), Казахстан (Кокшетав, Астана, Экибастуз, Семей и др.), Кыргызстан, Таджикистан.

Россия: Татарстан, Москва, Санкт-Петербург, Крым, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия Республикалары, Киров, Ырынбур, Ульян, Нижгар, Курган, Чиләбе, Свердлау өлкәләре, Магнитогорск, ХМАО-Югра (Тюмень), Сургут, Новосибирск һәм башкалар.

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Ун ел эчендә Рәсәйнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән биш меңнән артык талантлы яшь башкаручылар конкурста катнашты. Конкурсның финал өлеше – Гала концерт. Гала концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары катнашачак.

https://mincult.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев