Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

"Татар азаны. Балалар" бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Тәртип радиосы һәм "Рухи моң" иҗат берләшмәсе оештырган "Татар азаны. Балалар" бәйгесенә йомгак ясалды.

Конкурска балалардан 40ка якын азан видеолары җибәрелде.
Катнашучыларга бәйгегә әзерләнергә https://azan.tatar/ сайтында урын алган видеодәресләр дә ярдәм итте.
Беренче урынга Казаннан Кәрим Галиев лаек булды. Аңа бәйгенең иганәчесе - "Ханский дом" ширкәтеннән велосипед бүләк ителде.


Кәримгә 12 яшь, ул җыр белән шөгыльләнә, Казанның 149нчы лицееның 6нчы сыйныфында укый. Шаян ТВ каналы һәм "Йолдызлык" фестивале аша тамашачыларга бик яхшы таныш ул.

Икенче урынга - Буадан Сәлим Хәйбуллин (10 яшь) лаек булды. Аңа смарт сәгать бүләк ителде.

"Татар азаны" киләсе бәйгегә гаризалар кабул итә башлады. Тулырак мәгълүмат azan.tatar сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев