Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ташлык авылында «Балалар җыены» балалар милли бәйрәме узды

Бәйрәмдә Түбән Кама районының авыл мәктәпләреннән укучылар командалары катнашты.

16нчы июньдә Ташлык авылы мәйданында "Балалар җыены" балалар милли бәйрәме узды.

Чара Бөтендөнья Татар Конгрессының Түбән Кама бүлеге һәм Түбән Кама районының татар авыллары тарихын өйрәнү буенча иҗтимагый оешмасы ярдәмендә оештырылды.

Бәйрәмдә Түбән Кама районының авыл мәктәпләреннән укучылар командалары катнашты. Шулай ук концерт программасы белән "Шаян ТВ" балалар телеканалы алып баручылары килде.

Хөрмәтле кунаклар арасында Татарлар һәм төрки халыклар Милли Конгрессы Президенты Рөстәм Ямалиев (Мәскәү шәһәре), Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов, татар композиторы, юморист һәм сатирик Алмаз Хәмзин, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре һ. б. бар иде.


Бәйрәмнең ачылышы командалар парадыннан башланды. Катнашучылар үз командаларының исемнәрен һәм чыгышларын татар телендә әзерләделәр, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, итек киеп йөгерү, чаңгыда йөгерү һәм башка күп төрле уеннарда катнаштылар.

Бәйрәм кунаклары өчен мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән үзешчән сәнгать фестивале дә уздырылды. Бәйрәм барышында милли көйләр яңгырады.

Милли көрәш тә читтә калмады, җыенның батыры исеме өчен мәйданда 46 яшь спорт сөюче бил алышты. Яшел келәмдә барган көрәш онытылмаслык булды һәм абсолют батыр булып "Шинник" спорт комплексы тәрбияләнүчесе Булат Гәрәев танылды. Ул бәйрәмнең төп бүләге – тәкә һәм велосипед алды.

Команда ярышларында Шәңгәлче мәктәбе командасы җиңүче булып танылды, 2 һәм 3 урыннарга Кама Аланы 2 нче мәктәбе һәм Кармалы мәктәбе командалары ия булды.

Түбән Кама шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Хәкимҗан улы Гарифуллин сәхифәсеннән.

Чыганак: https://vk.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев