Конкурс өлкән мәктәп яшендәге яшьләр арасында үткәрелә.
Конкурс өлкән мәктәп яшендәге яшьләр арасында үткәрелә. Конкурс Россия, Татарстан, төрки халыкларның мәдәниятен һәм тарихын танытуга, китап укуны популярлаштыруга, тарихи-мәдәни мирас белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында катнашучылар КФУдагы халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Төрки халыклар тарихы» юнәлешенә керү хокукы өчен көрәшәләр.
Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.
Катнашу өчен гаризаны http://tarhan-history.ru/competition/ сайтында 31нче декабрьгә кадәр тапшырырга була. Конкурс яңалыклары: https://vk.com/tarhan_konkurs
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев