Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең IV сезоны башланды

Конкурста Россиянең 10-11 сыйныф укучылары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең IV сезоны башланды.Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе белән конкурста катнашырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финал этабында (көндезге тур) җиңүчеләр һәм призерлар Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты «тарих» юнәлешендә (шифр 46.03.01) «төрки халыклар тарихы» профиленә түләүсез укырга керү хокукы алачак.

Конкурс 2 этаптан тора:

1. Беренче этап - онлайн (читтән торып), конкурс сайтында 2024 елның 31 декабренә кадәр теркәлергә һәм онлайн-викторинада катнашырга кирәк.

2. Икенче этап - оффлайн (көндезге тур), уен-телевикторина форматында уза.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм читтән торып катнашу этабына теркәлү өчен сылтама буенча узарга кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев