Таныш булыгыз — профессионаллар
«Заман» яшьләр үзәгендә һөнәри юнәлешле «Таныш булыгыз — профессионаллар» дигән проектның йомгаклау этабы булды.
«Заман» яшьләр үзәгендә һөнәри юнәлешле «Таныш булыгыз — профессионаллар» дигән проектның йомгаклау этабы булды. Чарада Чаллыдагы 46нчы мәктәпнең 8 «В» сыйныфы укучылары катнашты.
«Һөнәргә адым» дигән уенда укучылар экскурсиядә күргәннәрен искә төшереп, сорауларга җавап бирделәр. Сораулар оешманың барлыкка килү тарихын, эш процессын, җиһазлар һәм һөнәрләр турында иде.
Җавапларны «Заман» яшьләр үзәгенең директор урынбасары Шамкина Лилия Рафиковна һәм «Изоляционный трубный завод» оешмасының кадрлар бүлеге җитәкчесе Гарифуллина Гөлназ Рафисовна бәяләде.
- 1нче урынны «Сварщики» командасы,
- 2нче урынны «ТЭМ-ПО» командасы,
- 3нче урынны «Зомби» командасы алды.
Катаншучылар ТЭМ-ПО оешмасы һәм «Заман» яшьләр үзәге әзерләгән грамоталарга һәм бүләкләргә ия булды.
Чара ахырында укучылар Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары белән очраштылар һәм әлеге уку йортындагы программалар һәм һөнәрләр белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев