Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Таныш булыгыз яңа китаплар!

Без — барыбыз да балачак иленнән. Ә бу могҗизалы илнең иң төп «атрибуты» — һичшиксез, китаплар!

Даими рәвештә ел дәвамында китапханәгә яңадан яңа, матур рәсемле, эчтәлекле китаплар кайтып тора. Китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар белән кызыксынып торалар. Китапханәдә әлеге китаплар буенча китап күргәзмәләре оештырыла. Быел гына кайткан өр-яңа китапларыбыз, арасыннан, нәни укучыларыбыз өчен (0+) мәсәлән: Сәмига Сәүбанованың «Йөзә торган утрау», Илдар Юзеевның «Карбыз белән Фәрваз», Разил Вәлиевның «Безнең диңгез», Фәрзәнә Гобәйдуллинаның «Әнием кояш икән» (6+), дип исемләнгән бик кызыклы эчтәлекле китаплары үз укучыларын китапханәбездә көтеп торалар. 

Әлеге балалар өчен язылган шаян һәм шук, уйландыра торган һәм тәрбияви шигырьләр, китаплардагы әкият геройлары: наян тычканнар, шук песи балалары, бакылдавык бакалар, уенчак йолдызлар, нәни укучыларның күңеленә хуш килер. Китап кадерен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!

Түбән Кама шәһәренең 7-нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резедә Валеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев