Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Таныйсызмы?!?

Алинә Илназ кызы Заһитова (2002, 18 май, Иҗау) - Рәсәйнең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда һәм команда ярышында чыгыш ясый. Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу), Айропа чемпионы (2018, ялгыз шуу). 2018 елгы Кышкы Олимпиаданың алтын (ялгыз ярыш) һәм көмеш (команда ярышы) медальләре иясе. Рәсәй чемпионы (2018), Гран-при финалының...

Алинә Илназ кызы Заһитова (2002, 18 май, Иҗау) - Рәсәйнең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда һәм команда ярышында чыгыш ясый. Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу), Айропа чемпионы (2018, ялгыз шуу). 2018 елгы Кышкы Олимпиаданың алтын (ялгыз ярыш) һәм көмеш (команда ярышы) медальләре иясе.

Рәсәй чемпионы (2018), Гран-при финалының җиңүчесе (Япония, 2017).

Дөнья чемпионы (яшүсмерләр, 2017 ел).

Олимпия уеннарында шәхси ярышының кыска программасында яңа дөнья рекордын куя (82.92 балл).

Рәсәйнең халыкара класстагы атказанган спорт остасы (2017).

Буе 156 см. Тренеры - Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков, хореограф Этери Тутберидзе, Даниил Глейхенгауз.

Алинәнең шуу техникасы үзенчәлекле: ул барлык сикерүләр программаның икенче өлешендә ясый, шуның өчен 10% балл артык ала. Иң авыр сикерү элементы: өчле лутц һәм өчле ритбергер - дөньяда иң авыр сикерүләр каскады булып санала.

Алинәнең әтисе Илназ Заһитов Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туган күренекле хоккейчы, 2015-2016 елларда Ижауда «Ижсталь» хоккей такымы баш тренеры булып эшләгән. Әнисе - Ләйсән, әбисе Дилә.

Ата-анасы Алинәгә исемен чыгышы белән татарлардан булган мәшһүр спортчы Алинә Кабаева хөрмәтенә куша.

Алинә Заһитованың сеңлесе Сабинә Заһитова шулай ук тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

2007-2015 елларда Алинә Иҗауда шуу белән шөгыльләнә (беренче тренеры Наталья Антипина), яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 2016 елда Мәскәүгә күченә, анда танылган тренер Этери Георгий кызы Тутберидзе төркемендә күнегүләр башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев