Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Тантана» премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге игълан ителде

Лауреатлар Халыкара театр көнендә - 27 март көнне Буа театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

Быел «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясенә Әлмәт театрынаң «Ат карагы», Камал театрының «Дуслар җыелган җирдә», Әтгә театрының «Ай тотылган төндә» һәм Чаллы театрының «Сихерче» спектакльләре дәгъва итә.

«Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Әкият» курчак театрының «Авиатор», Тинчурин театрының «Җилкәнсезләр», «Моң» театрының «Прима», «Угол» иҗат лабораториясенең «Кофе и не только», Демидов утарының «Спасти камер-юнкера Пушкина» спектакльләре күрсәтелгән. Исемлек Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Шулай ук, «Дебют»; «Иң яхшы эпизодик роль»; «Курчак театрының иң яхшы актеры»; «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»; «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»; «Музыкаль спектакльдә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) иң яхшы роль»; «Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»; «Иң яхшы хатын-кыз роле»; «Иң яхшы ир-ат роле»; «Актёрлар ансамбле»; «Балалар өчен иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы музыкаль спектакль»; «Эксперимент» номинацияләре буенча да номинантлар билгеләнгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tantana-premiyasena-dagva-itucelar-isemlege-iglan-itelde-5884936

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев