Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тамчыкайда кунакта

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кечкенә бассейн бар. Биредә балаларны савыктыру, суга күнектерү буенча эш алып барыла. Балалар өчен төрле күркәм чаралар һәм ярышлар уздырыла.

Соңгысыннан “Тамчыкайда кунакта” исемле чара узды, балаларга төрле уеннар оештырылды.

Чараны тән язудан башладылар. Судан курыкмаска, сулышны дөрес алырга, суда батмыйча тора торган күнегүләр кабатладылар. Аннан душ кереп, бассейнга омтылдылар. Анда аларны Тамчыкай көтеп торды: “Сезнең белән күңел ачарга, сезнең тапкырлык һәм белемегезне, җитезлек һәм өлгерлегегезне белер өчен, ни дәрәҗәдә сәламәт булуыгызны ачыклар өчен, уеннар уйнап алырга булдым, балалар!” – диде ул.

Бу чарада булган балаларның күңелле көлүеннән бассейн яңгырап торды. Балаларның күтәренке кәеф белән китүе – чараның чын-чынлап уңышлы узуы ул!

Әлеге чараны күңелле итеп оештырды: Чаллының 109нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Рәмилә Әхмәтҗанова һәм Гөлнара Саматова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев