Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Тамчы» вокал студиясеннән – хәйрия концерты

Чаллы шәһәренең «Тамчы» вокал студиясе май аенда үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.

Юбилей – ул бүләкләр көтә торган вакыт бит инде. Ә менә «Тамчы» ансамбле, киресенчә, үзе бүләк ясарга уйлаган – «Яз» хореография ансамбле белән берлектә 1нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Чәчәкле шәһәрдә бәйрәм» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырган. Концерттан җыелган акча Перинаталь үзәкнең анестезиология һәм реанимация бүлегенә һәм «Кама балалар медицина үзәге»нең яңа туган балалар патологиясе бүлегенә җибәреләчәк.

Шәһәр иҗат үзәгендә эшләүче «Тамчы» вокал студиясендә 6 яшьтән 16 яшькә кадәр малайлар-кызлар шөгыльләнә. Бәйгеләрдән кайтып та кергәннәре юк – «Талантлар планетасы» халыкара конкурс-фестивалендә һәм «Йолдызлар кабызабыз» балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсында Гран-при алганнар, Казан шәһәренең «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестивалендә лауреат исеменә лаек булганнар. Яшь башкаручыларның «Беренче адымнар» республика конкурсы, Чаллы шәһәре «Бәхет йолдызы» милли сәнгатьнең региональ конкурсы җиңүчеләре дә алар. Бу әле соңгы елларда гына ирешкән уңышлары.

–  Безгә килгән малайлар-кызлар барысы да сәләтле, – дип сөйли студия җитәкчесе Айгөл Сәяхова, – «Тамчы» исә аларга шушы сәләтне үстерергә ярдәм итә, сәхнәдә үзләрен тотарга өйрәтә.

Алга таба да зур уңышлар көтсен «Тамчы»ларны!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев