Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Такталачык авылы мәдәният йортында танылган шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе үтте

Актаныш районы Такталачык авылы мәдәният йортында танылган шагыйрә, «Мәйдан» журналының шигърият бүлеге мөхәррире Лилия Гыйбадуллинаның иҗатына багышланган кичә узды.

"Талантларга бай син туган җирем!" дип исемләнгән бәйрәмдә республикакүләм билгеле язучылар, шагыйрьләр, Лилиянең укытучылары, остазлары, мәктәп укучылары катнашты. 

Мәртәбәле кунаклар арасында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова да бар иде.

Кичә барышында Лилия үзенең ничек иҗатка килүе турында сөйләде. «Әдәби китап уку минем өчен мәктәп булды» диде ул. Мәктәптә татар теле дәресендә шигырь язулары турында, аны иҗатка җәлеп итүче укытучылары турында «Мине баштан сөеп үстергән укытучыларыма рәхмәт», диде Лилия. 

Такталачыкта элек-электән шигырь язучы балалар күп булган. «Такталачык феномены» дип йөрткәннәр бу күренешне.

Лилия Гыйбадуллинаның укытучысы Альбина Мөбәрәк кызы Шәимова да сәхнәгә менеп, Лилиягә чәчкәләр бүләк итте. «Синең булуың безгә зур бүләк» диде Альбина ханым Лилияне мактап.

Укучылар  сәхәнәдән Лилиянең шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев