Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесенә эшләрне кабул итү дәвам итә

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт – катнашучыларның иҗат белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве.

 

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә “Таян Аллаһка” Бөтенроссия әдәби бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү дәвам итә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә бәйгене оештыручылар 30лап авторның иҗади эшләрен кабул итеп алды. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән килеп иреште.

Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә.

  • 1 этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1 февралендә башланды һәм ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
  • 2 этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяләячәк (2023 елның августы),
  • 3 этапта җиңүчеләр билгеле (2023 елның сентябре) булачак.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер авторга бары бер генә номинациядә катнашу рөхсәт ителә. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Билгеле булганча, 2010 елдан үткәрелә торган “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.

Фото dumrt.ru/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев