Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Таян Аллаһка» әдәби бәйгесенә эшләр 31нче июльгә кадәр кабул ителә

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала.

 

Татарстан мөфтияте Россия Ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә үткәрелүче «Таян Аллаһка» Бөтенроссия әдәби бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү дәвам итә.

Бәйге өч этапта бара:

  • 1нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1 февралендә башланды һәм 31 июльгә кадәр дәвам итә.
  • 2нче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2023 елның августы).
  • 3нче этапта җиңүчеләр билгеле була (2023 елның сентябре).

Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Катнашучылар өч номинациядә –  шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма – көч сынаша.

Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала.

Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Автор эшен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер авторга бары бер генә номинациядә катнашу рөхсәт ителә. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

2010 елдан үткәрелә торган «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев